ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Авыл

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнар рейтингын тәкъдим итте

13 гыйнвар 2018, 13:04 , Фото: prav.tatarstan.ru

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнар рейтингын тәкъдим итте Рейтинг министрның узган ел Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәләрдә чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча төзелгән.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  2017 елда республиканың агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнарның үзенчәлекле рейтингын тәкъдим итте. Иң яхшы һәм артта калучы муниципалитетларның исемлеге Хөкүмәт йортында киңәшмәдә яңгырады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Районнар рейтингы Марат Әхмәтовның узган ел Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәләрдә чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча төзелгән.

Министр лидерлар буларак  - Зәй, Актаныш, Сарман, Балтач, Әтнә, Кукмара, Нурлат, Саба һәм Мамадыш районнарын атады.

Әхмәтов “урта зона”га ,“зур эчке резервлы” районнар буларак - Ютазы, Кайбыч, Алексеевск, Лениногорск, Мөслим һәм Чистайны керткән.

Узган ел дәвамында тәнкыйтькә күп тотылганнар арасында Спас, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Чирмешән, Менделеевск, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнары бар.

“Әлеге районнардагы уңай үзгәрешләр турында күбрәк сөйлисе килә, әмма бу көндәлек системалы командалап эшләүне таләп итә”, - диде министр, муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10