ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Президент шәһәр мохитен яхшырту буенча халыкның тәкъдим-теләкләрен өйрәнүне йөкләде

13 гыйнвар 2018, 13:36 , Фото: Ильнар Тухбатов

Президент шәһәр мохитен яхшырту буенча халыкның тәкъдим-теләкләрен өйрәнүне йөкләде Татарстанлылар белгечләргә ишегалды, парк, пляж һәм башка җәмәгатьчелек урыннары нинди булырга тиешлеген ачыкларга ярдәм итәчәк.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда язын нинди җәмәгатьчелек киңлекләрен беренче чиратта төзекләндерү кирәклеге буенча турыдан-туры тавыш бирү оештырылачак. Бүген Министрлар Кабинетында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишманга һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга шундый йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанлылар белгечләргә ишегалды, парк, пляж һәм башка җәмәгатьчелек урыннары нинди булырга тиешлеген билгеләргә ярдәм итәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре киләсе елларда җәмәгатьчелек урыннарын үстерү программасын төзегәндә татарстанлыларның теләк-ихтыяҗларын ачыклау өчен кулланылачак.

Россия Хөкүмәте карары буенча быелдан башлап җәмәгатьчелек киңлекләрен реконструкцияләү проектларын сайлаганда рейтинг тавыш бирү мәҗбүри булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10