ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

Дин

Мөселманнар ислам тәгълиматларын бозып күрсәтүгә каршы торырга тиеш - Али Эрбаш

13 гыйнвар 2018, 14:47 , Фото: http://aa.com.tr

Мөселманнар ислам тәгълиматларын бозып күрсәтүгә каршы торырга тиеш - Али Эрбаш Төркиянең дин буенча идарәсе башлыгы сүзләренчә, бөтен дөньяга Исламның – тынычлык дине, аның җимерү түгел, ә үсеш яклы икәнлеген күрсәтергә кирәк.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Мөселманнар исламофобия күренешләренә каршы торырга тиеш. Ислам тәгълиматын өйрәнүдә хаталар җибәрергә ярамый, диде Төркиянең дин буенча идарәсе башлыгы Али Эрбаш Мэрилендта АКШның дин эшлеклеләре белән очрашуда. Бу хакта Анадолу агентлыгы яза.

Аның сүзләренчә, бөтен дөньяга Исламның – тынычлык дине, аның җимерү түгел, ә үсеш яклы икәнлеген күрсәтергә кирәк.

Бүген АКШта Төркиянең дин буенча идарәсе балансындагы 29 мәчет эшли, дип билгеләп үтте Эрбаш.

Идарә җитәкчесе игътибарны Фетуллах Гюлен ((FETÖ) террорчылык агымы тарафыннан янаган куркынычка  юнәлтте, 2016 елның 15 июлендәге канкойгыч түнтәрелеш вакыйгалары турында сөйләде.

Эрбаш АКШ дин эшлеклеләрен Гюлен тарафдарлары алып барган пропаганда эшчәнлегенә каршы торырга, динне бигрәк тә яшьләрнең дөрес аңлап кабул итмәвенә тиешле йогынты ясарга чакырды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр