ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

Мәдәният

Чувашстанның Кыр Бикшиге авылында Ф.Бурнашның 120 еллыгы зурлап билгеләп үтелә

13 гыйнвар 2018, 16:50

Чувашстанның Кыр Бикшиге авылында Ф.Бурнашның 120 еллыгы зурлап билгеләп үтелә Бүген, 13 гыйнварда, Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел булды.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елның 20 гыйнварында Чувашстанның Батыр районы Кыр Бикшиге авылында татар халкының мәшһүр классигы, язучы, драматург Фәтхи Бурнашның 120 еллыгына багышлап зур тантана үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә җиткерелә.

Кыр Бикшиге авылы халкы, җәмәгатьчелек, Фәтхи Бурнашка багышлап истәлекле тамга-һәйкәл ясады, аның ачылышы һәм тантаналы бәйрәм үтәчәк. Бәйрәм тантанасына Бөтендөнья татар конгрессыннан кунаклар, Татарстан Республикасы Язучылар берлегеннән Ркаил Зәйдулла катнашындагы мәртәбәле язучылар делегациясе, Г.Камал театры артистлары чакырылды.

Халыкка бәйрәм булсын өчен,  Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектакленнән яшьләр уены күренеше чакырылды. Җирле халык театры Фәтхи Бурнаш пьесаларыннан өзекләр әзерләде.

Фәтхи Бурнаш, тулы исеме - Фәтхелислам Закир улы Бурнашев (1898 — 1942) - күренекле татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче. Октябрь инкыйлабыннан соң Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасының мөхәррире булып эшли.
1920-1930 елларда аның драма әсәрләре татар сәхнәсеннән төшми, тамашачылар арасында искиткеч популярлык казана.
1940 елны кулга алына, 10 елга хөкем ителә. 1942 елда атып үтерелә

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр