ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә авыл башлыгы ярдәме белән тыл ветеранының өендә төзекләндерү эшләре алып барыла

13 гыйнвар 2018, 23:00

Әгерҗедә авыл башлыгы ярдәме белән тыл ветеранының өендә төзекләндерү эшләре алып барыла Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев ярдәме белән Сания апаның өендәге электр чыбыклары алыштырылган, өй каршындагы баганага ут куелган.

 (Әгерҗе, 13 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе районы Салагыш авылында яшәүче тыл ветераны Сания әби Мөшәрәпованың һәрвакыт шат күңелле булуына авылдашлары сокланып яши. 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район, авыл җитәкчеләренә дә гомер буе сәхнәдән төшмәгән Сания апа җырлап та, биеп тә күрсәтте, дип яза җирле басма.

...Рыс авылында туа Сания. Үзе дә балалар йортында үскән әниләре, язмыш кырыслыгына түзә алмыйча, аны һәм энесен ташлап китә. Болай да фәкыйрьлектә яшәгән балалар өчен бик авыр көннәр башлана.

– Энемне һәм үземне туендырыр өчен хәер сорашырга чыгып китә идем. Кайчак аякта чабата була, кайвакыт яланаяк та йөрергә туры килде. Өстә – кырык ямаулы пәлтә, – дип искә ала ул күз яшьләре аша авыр балачагын.

Энесе ачлыктан, ялангачлыктан вафат була. Гомере бетмәгәч, Сания исән кала. Аны Казандагы туган апасы үз канаты астына ала. Башкалада һөнәр үзләштереп, тегүче булып эшли башлый. Җыр, бию түгәрәкләренә дә йөри.

– Татарның сандугачы Сара апа Садыйкова түгәрәгенә йөрүем белән аеруча горурланам, – ди.

Бик матур җырлаучы, очынып-очынып биюче ханым менә шулай үзешчән сәнгать дөньясына да кереп китә. Әмма бәхетсез гаилә тормышы Казанны калдырырга мәҗбүр итә аны. Иренең эчүенә түзә алмыйча, сөекле кызын, улын алып, Пермь якларына күченә.

– Шунда яшәп, эшләп ятканда Салагыш Мәдәният йорты җитәкчесе Мидхәт абый Исламов белән очрашырга туры килде. Ул туган якларга кайтырга чакырды. Йорт салып бирербез дип вәгъдә итте, – дип дәвам итә.

Менә шулай кабат туган төбәгенә кайта Сания. Биредә дә җиң сызганып эшкә тотына: Мәдәният йортында да хезмәт куя, әбиләр дә карый, сөт тә җыя, кибетче дә була. Ә 30 еллап элек дин юлына баса. Намазын калдырмый, авылдашларын пакьләп соңгы юлга озатуда да ярдәм итә ул хәзер. Теләге булганнарга дин гыйлеме үзләштерергә дә булыша. Менә шулай 90 яшендә дә башкаларга кирәкле булып, саваплы гамәлләр кылып яши. Тик менә Мидхәт аганың “йорт салып бирербез“ дигән сүзенең генә тормышка ашмыйча калуы бик үкенечле. Әле бүген дә су буенда кечкенә генә начар өйдә яшәп ята Сания апа.

– Кайчак безгә керә дә “өйне“ ремонтлаштырдым әле, – дип сөйли Сания. “Нишләттең“ дип сорасаң, “кибеттән картон алып чыгып кактым“ дип көлә. Менә шундый инде ул безнең Сания, – ди Эмма апа.

Юбилярны бәйрәмнәре белән котларга килгән район башлыгы Валерий Макаров авыл башлыгы алдына Сания апаның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда кулдан килгәнчә ярдәм итү бурычын куйды.

Язманы әзерләгәндә Сания апа шалтыратып, Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев ярдәме белән өендәге электр чыбыкларын алыштыруларын, өй каршындагы баганага ут куюларын сөенеп хәбәр итте. Алга таба да шулай шатландырып яшәргә насыйп булсын иде аларга өлкән авылдашларын, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10