ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәгълүматны ничек сакларга – фикер алышуга тарихчылар, архивчылар, халык вәкилләре килде

13 гыйнвар 2018, 18:10 , Фото: Рамиль Гали

Мәгълүматны ничек сакларга – фикер алышуга тарихчылар, архивчылар, халык вәкилләре килде “Бүген без архивларда нәрсә һәм ничек сакланырга тиешлеге турында уйланабыз”, - диде Ирада Әюпова.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Штаб" креатив резиденциясендә "Архивның киләчәге бармы?" темасына тарихи бранч узды. Дискуссиядә көн үзәгенә мәгълүмат саклау мәсьәләсе чыгарылды. Сөйләшүдә катнашучылар нәрсә сакларга, ничек, кайда сакларга, вакыйга турында сөйләү рәвешенә килгәндә, хэштегларның да мәгълүмат җиткерү атрибуты булуы һәм башкалар турында сөйләште. Шулай ук, үз фикерләрен катнашучылар arhiv2018 Телеграм каналында да калдыра ала иде. Дискуссиядә актив җәмәгатьчелек вәкилләре, тарихчылар, архивистлар һәм башка кызыксынучан кешеләр катнашты.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә чараның максатын аңлатты. "Әлегә ничек килеп чыгасын үзебез дә белмибез. Бу - безнең өчен үзенә күрә бер эксперимент. Бүген без архивларда нәрсә һәм ничек сакланырга тиешлеге турында уйланабыз. Соңгы 2-3 йөзьеллыкта документларны булдыру, мәгълүмат формалаштыру технологиясе нык үзгәрде. Без бүген иллюзияләр дөньясында яшибез, бүген гаджетларга төшергән фотографияләрне бернинди чыгымсыз мәңгелеккә саклый алабыз, дип уйлыйбыз. Әмма, кызганычка каршы, моның рисклары бар. Бүген кешеләр фотографиягә төшерү белән бик мавыга, шуңа күрә шушы контентның мөмкин кадәр киләчәк буынга саклануын телибез. Бүген шуның өчен җыелыштык та: ничек системалаштырырга, ничек сакларга. Бүген шушы темага тере аралашу оештырырга уйладык”, - диде.

Ирада Әюпова, чараны ачып җибәреп, кереш сүзендә архивларда саклана торган мәгълүмат, аны саклау технологияләре үзгәрүен билгеләп узды. "Төрле чорларда архив мәгълүматына ихтыяҗ төрле дәрәҗәдә булган. Элегрәк архивта мәгълүмат сакларга тырышучылар бик аз булган. Ә хәзер исә, һәркем диярлек үзенә күрә елъязмачы ролендә. Фейсбукта, Инстаграмда, башка социаль челтәрләрдә комментарийларын калдырып, без дә тарих язабыз. Боларны саклау кирәкме? Сорау шунда. Дөньяда төрле концепцияләр бар. Мәсәлән, Кытай соцаль челтәрдәге барлык мәгълүматны туплап бара. Бигрәк тә, бу зур вакыйгаларга кагыла. Безгә килгәндә, без әле бу мәгълүматны тулысынча саклауга кабул итүгә, аны дөрес итеп саклауга әзер түгел кебек”, - диде ул.

Ирада Әюпова фикеренчә, көндәлекләр дә - мәгълүмат саклауның кызыклы бер төре. Алар кызыклы мирас, фикер менталитетын чагылдыра, ди ул. Аларны саклау кирәкме икән, дигән сорау куйды Ирада Әюпова. Ул хәзер эпистоляр жанрның да үткәндә калып, югалып баруын билгеләп узды. "Хатлар язмыйбыз да хәзер. Ә кайчак почта әрҗәсендә счетлардан тыш күңел җылыткыч кәгазьләрне дә күрәсе килә, шуңа күрә без үзара открытка булса да алмашырга тырышабыз", - ди ул.

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта без архивны тарихи чыганаклар җыелмасы буларак кына күрәбез. “Тарихчылар гына килә, кызыклы тарихи мәгълүмат туплыйлар дип уйлыйбыз. Алай гына түгел, архив реаль тормышта зур роль уйный. Төрле документлар, белешмәләр сорап килә кеше. Соңгы 10-15 елда мәгълүматның саны ел саен диярлек ике тапкырга арта бара. Шундый проблема туа: нинди мәгълүматны сакларга, ә ниндиен, бәлки, сакламаскадыр. Безнең күп кенә медиалар, социал челтәрләрдәге мәгълүмат та ничектер бер чыганак булып тора бит. Нинди ысуллар белән сакларга, кәгазь, электрон ысуллар турында гына сүз алып барылмый, киләчәк технологияләре, блокчейн дигән әйберләр барлыкка килә башлады. Кем өчен сакларга, тарихчылар өчен генә түгел бит. 10-15 елдан соң архив эше ничегрәк үсәр дигән сорауларга җаваплар эзләргә тырышачакбыз”, - диде.

Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдыйков үзеңне, үзеңә кагылышлы мәгълүматны саклау ягыннан бүгенге теманың актуальлеген билгеләп узды. “Архивта кәгазь формада язма характердагы әйберләрне саклыйбыз кебек, әмма соңгы дистә елларда мәгълүмати киңлек барлыкка килгәч, мәгълүмат тамырдан үзгәрде. Архив җәмгыять реакциясенең эзлеклелеген, тотрыклылыгын саклаучы элементларның берсе”, - диде. Айрат Ситдыйков, шулай ук, музейларда нәрсә сакларга кирәк дигән темага да сүз кузгатты.

Сөйләшү барышында күтәрелгән мәсәләләрнең тагын берсе – документлаштыру. Ирада Әюпова теләсә нинди җәмгыятьтә документлаштыру булуын, әмма аңа гомуми культура буларак һәркемнең дә буйсынмавын билгеләп узды. Өйдә дә документларының төрлесен төрле җирдә саклаучы кешеләр очрый, ди ул.

Дискуссиядә мәгълүматны үзгәртү хокукы турында да сүз булды. Фотоны вакыт узу белән редакцияләү яки үзгәртү ярыймы? Әйтик, аклы-каралыдан төслегә үзгәртүне рөхсәт итәргәме, әллә аны оригинал итеп кенә сакларгамы? Моннан тыш, очрашуда катнашучылар мәгълүматны кодлаштыру, информациянең берничә күчерелмә нөсхәсен ясау кирәклеген билгеләп үтте. Мәгълүматны өч копиядә төрле "носитель"ләрдә сакларга кирәк, диючеләр дә булды. Бик күпләр якындагы 10 елда мәгълүмат нигездә “облако”, ягъни болытларда сакланыр дип саный. Кешелек космоска күчкәч, мәгълүматны космик станцияләрдә, иярченнәрдә, “вакыт” капсулаларында саклап булыр дигән фантазияләргә дә урын бирелде.

Креатив агентлык директоры Арина Судакова үзе өчен киләчәк буынның мәгълүматны ничек кабул итүе кызыклы булуын билгеләп узды. “Мин гел теге яки бу бинага еллар узгач ничек карарлар икән дип уйланам”, - ди ул.

КФУның икътисади һәм стратегик үсеше мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин үз күзлегеннән архив эшендәге трендларны билгеләп узды. “Роботлар, мәгълүмат агрегаторлары мәгълүматны системалаштырып, иң кирәклесен сайларга булыша алыр иде. Мәгълүмат ул, күбесенчә, кичерешләргә нигезләнеп формалаша, бу нисбәттән, ясалма интеллектка да урын бирелә”, - диде.

Тагын бер тема – социаль челтәрләр. Катнашучылар аларның әһәмиятен билгеләп үтеп, анда кайбер оешмаларның документлар белән дә эш итүен әйттеләр. Кеше үлсә, аның социаль челтәрдәге аккаунтын бетерәсеме? Фейсбук, милекче буларак, кеше үлгәч, аның мәгълүматын архивка тапшвра аламы, дип сораучылар булды. Ирада Әюпова әйтүенчә, бу дәүләт сәясәтеннән тора. “Кытай, әйтик, архивлаштыру сәясәтен алып бара. Россия мәгълүмати кырында бу контент белән идарә әлегә юк”, - диде комитет рәисе.

Мәгълүматның бер урында гына тупланмыйча, чит илләрдәге архивларга да күченүе турында фикер алыштылар. Архивларның мәгълүмат саклау өчен конкуренциясе турында да сүз керде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10