ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Зөләйха» сериалында Мортаза ролен Минвәли Габдуллин уйнавы мөмкин
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Җәмгыять

Казанда Татарстанның заманча журналистика музее барлыкка киләчәк

13 гыйнвар 2018, 18:33 , Фото: Рамиль Гали

Казанда Татарстанның заманча журналистика музее барлыкка киләчәк Бу – Журналистика музееның икенче этабы булачак.

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанның Журналистлар берлегенең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Шул хөрмәткә Татарстан журналистикасы музее үсешен дәвам иттерү ниятләнә. Аның икенче этабы буларак, бүгенге көн журналистикасы музеен булдыру күздә тотыла. Бу хакта Россия матбугаты көненә багышланган тантаналы чарада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова хәбәр итте.

“Бу елга планнар зурдан. Шуларның берсе – Журналистика музееның икенче этабы. Бүгенге көн журналистикасы музеен булдырырга телибез. Узган елда Президент, Министрлар Кабинеты тарафыннан куәтле ярдәм булды. Махсус бүләк итү көннәре узачак, ниндидер экспонатлар китерергә теләүчеләр рәхим итегез”, - диде Римма Ратникова.

Белешмә өчен. Журналистика музее республика Журналистлары берлеге бинасында 2014 елның 28 маенда ачыла. Биредә элекке елларның дикторлары, алып баручылары, төрле журналистларының фотографияләрен, эштә кулланылган төрле җайланмаларны күрергә була.

100 еллыкка кире әйләнеп кайтсак, Римма Ратникова быел Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге корылтае узачагын әйтте. “Безнең төп бурычларның берсе – Россия Журналистлар берлеге белән мөнәсәбәтләр төзү аның белән берләшү мәсьәләсен хәл итү”, - диде ул.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10