ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Җәмгыять

Баулы районы пенсионерлары компьютер белеменә ия булу турында сертификат алдылар

14 гыйнвар 2018, 03:00

Баулы районы пенсионерлары компьютер белеменә ия булу турында сертификат алдылар 2009 елның октябрь аеннан Баулы районында пенсионерлар союзы каршында өченче буын университеты эшләп килә.

(Баулы, 14 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Исергәптә яшәүче 17 пенсионер компьютер белеменә ия булу турында сертификат алдылар. Әлеге документны аларга тантаналы төстә табын артында Баулы һәм Ютазы районнары буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев һәм районның пенсионерлар советы рәисе Альвина Сәмигуллина тапшырдылар, дип яза җирле басма.

2009 елның октябрь аеннан Баулы районында пенсионерлар союзы каршында өченче буын университеты эшләп килә. Анда ел саен уку елы башында 6-7 факультет (компьютер белеме нигезләре, сәламәтлек курслары, йөзү терапиясе, хокук белеме нигезләре, психология, бию терапиясе һәм чит телләр өйрәнү курслары) үз ишекләрен ача. Шушы дәвер эчендә районның алты йөздән артык пенсионеры компьютер белеме нигезләрен үзләштерү турында сертификат алуга ирешкәннәр.

– Быелгы уку елында гына да Яңа Чүтедә 23 кеше, Исергәптә 17 кеше, Алексеевкада 19 кеше компьютерда эшләргә өйрәнделәр. Сертификатлар тапшыруны Исергәптә шундый мул табын белән, тантаналы итеп оештырганнар. Заманча чыгарылыш кичәсен хәтерләтеп куйды, – ди районның пенсионерлар советы рәисе Альвина Сәмигуллина.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр