ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Спорт

Кайбыч районы Кече Мәменең яшь көрәшчеләре - районара турнир җиңүчеләре

14 гыйнвар 2018, 02:00

Кайбыч районы Кече Мәменең яшь көрәшчеләре - районара турнир җиңүчеләре Кайбыч районы җыелма командасы составында Кече Мәме авылыннан дүрт егет призлы урынга чыкты.

(Кайбыч, 14 гыйнвар, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Яңа ел каникулларының соңгы көнендә Апаста район башлыгы кубогына 2000 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында милли көрәш буенча районара ярыш үтте. Анда Кайбыч районы җыелма командасы составында Кече Мәме авылыннан дүрт егет призлы урынга чыкты, дип яза җирле басма. 

29 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Виктор Самарский өченче урынны яулады, 40 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Денис Рыбаков та өченче урында. Владимир Козин (46 килограммга кадәр) һәм Александр Рыбаков (70 килограммга кадәр) көмеш медальгә лаек булды. Әлеге турнирда Апас һәм Кайбыч районнары җыелма командаларыннан тыш, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы, Яшел Үзән районнары һәм Казан шәһәре көрәшчеләре катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр