ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Җәмгыять

Казанда мөселман-эшмәкәрләр өчен түләүсез лекцияләр ачылды

14 гыйнвар 2018, 09:22 , Фото: dumrt.ru

Казанда мөселман-эшмәкәрләр өчен түләүсез лекцияләр ачылды   Мәгариф проекты үз эшләрен ачарга хыялланган хатын-кызларга ярдәм йөзеннән эшли.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм исламны өйрәнү мәгариф ресурс үзәге базасында үз эшләрен башлаучы мөселман-эшмәкәр хатын-кызлар өчен ике көнлек мәгариф проекты үз эшен башлады.

Мәгариф проекты үз эшләрен ачарга хыялланган хатын-кызларга ярдәм йөзеннән булдырылган.

Биредә теләге булган һәркем катнаша ала. Эшмәкәрлек эшчәнлегенең төп нигезләре: бухгалтерия, хокук, салымнар, икътисад һәм профайлинг буенча дәресләр үтә.

Россия мөселман-эшмәкәрләр ассоциациясе белдерүенчә, биредә яшь эшмәкәрләргә Казанда булган эшмәкәрлек төрләре буенча юл картасы бирелә. Лекцияләр сериясе янәдән ике-өч айга бер үткәреләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр