ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Хәвеф-хәтәр

Орел өлкәсе фурасы Татарстан нефтьчеләре “УАЗ”ына килеп бәрелгән, ике кеше үлгән

14 гыйнвар 2018, 09:37

“УАЗ”ның ике пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Лениногорск – Карабаш юлының 4нче километрында җитди һәлакәттә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә 20 сәгать 20 минутта Орел өлкәсе номерлары белән “МАН” каршы юлга чыгып, Татарстан нефтьчеләре вахтасы утырган “УАЗ”ына килеп бәрелгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы матбугат хезмәте хәбәрләре буенча, “УАЗ” йөртүчесе һәм бер пассажиры һәлак булган, ике пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр