ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Хәвеф-хәтәр

Роспотребнадзор ябыктыра торган даруларның кеше тормышына куркыныч янавы турында сөйли

14 гыйнвар 2018, 13:31 , Фото: bashinform.ru

Роспотребнадзор ябыктыра торган даруларның кеше тормышына куркыныч янавы турында сөйли Динитрофенол агачлар һәм тукымаларны буяу, тукландыру өчен кулланыла, аны эчәргә ярамый, диелгән хәбәрдә.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия кулланучылар күзәтчелеге инернет аша сатыла торган DNPябыктыра торган даруларның кеше тормышына куркыныч тудыруы турында кисәтеп, ашыгыч хәбәр таратты, дип яза “Башинформ”.

Күзәтчелек хезмәте Бөекбритания гражданнарының әлеге матдәне кулланып, сәламәтлекләренә зыян килүен җиткергән. Анда 2,4 динитрофенол (ДНФ) – химик матдә бар. Динитрофенол агачлар һәм тукымаларны буяу, тукландыру өчен кулланыла, аны эчәргә ярамый, диелгән хәбәрдә.

Продукт сатып алынган очракта Роспотребнадзорга, шулай ук кайнар линия телефоннары аша яки depart@gsen.ru электрон почтасына мөрәҗәгать итәргә була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр