ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Казанда беренче тапкыр уникаль технология буенча сөннәткә утырталар

14 гыйнвар 2018, 14:12 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казанда беренче тапкыр уникаль технология буенча сөннәткә утырталар
       
  Казан табибы Татарстанга Германиядән яңа методика алып кайткан.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Валерия Белова). Республика клиник балалар хастаханәсе белгече Татарстанга урология өлкәсендә җөйсез уникаль технология алып кайтты. Бу хакта “Татар-информ”га балалар уролог-андрологы штаттан тыш баш эксперт Наил Әкрамов җиткерде.

Балалар урологы Германиядә стажировкада булып, чит ил белгечләре куллана торган җилем ысулы белән сөннәткә утырту җөйсез уникаль технологиясен өйрәнеп кайткан.

Россиядә андый препаратлар кулланылмый. Уникаль технология Казанда беренче тапкыр кулланылачак.

“Җилем препараты кулланган операция җәрәхәтләрсез үтә, җөе булмый һәм иң мөһиме – ярага чит микроорганизмнар керми, төзәлүе дә тизрәк була”, - дип җиткерә белгеч.

Яңа методика буенча Казанда Республика клиник балалар хастаханәсендә ике операция ясалган инде. Белгеч әйтүенчә, җөйсез яңа технологияне куллану сөннәтләү өлкәсендә генә тукталмаячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр