ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Балтачта бала арбасын иң оста бизәүчеләр ачыкланачак
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Фән һәм мәгариф

Әтнә укучылары чаңгы ярышларыннан медальләр алып кайттылар

15 гыйнвар 2018, 09:00

Әтнә укучылары чаңгы ярышларыннан медальләр алып кайттылар Җиңүчеләр «Арча» спорт мәктәбеннән медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

(Әтнә, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә укучылары чаңгы ярышында Арча районы беренчелегендә катнашып, медальләр алып кайттылар, дип яза район газетасы.

Арча шәһәре стадионында кызлар һәм егетләр командалары арасында Арча муниципаль районы беренчелегенә чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Эстафетада Иске Кырлай, Ашытбаш, Арчаның 1 нче, 6 нчы, 7 нче мәктәпләре һәм Әтнә районы командалары катнашты. Составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Әхмәдуллин, Аканашев һәм Аканашева кергән командалар 3 нче урыннарны яуладылар, «Арча» спорт мәктәбеннән медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10