ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Фән һәм мәгариф

Владимир Путин Татарстан студентлары белән “Татнефть-арена”да очрашачак

15 гыйнвар 2018, 17:58

Владимир Путин Татарстан студентлары белән “Татнефть-арена”да очрашачак  Россия Президенты 25 гыйнварда югары уку йортлары активистлары алдында лекция белән чыгыш ясаячак.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан студентлары белән “Татнефть-арена” боз сараенда очрашачак. Әлеге мәгълүмат КНИТУ (КХТИ) сайтында урнаштырылган.

Россия лидеры 25 гыйнварда “Татьяна көне” форумында спорт, иҗат һәм фәнни бәйгеләр активистлары һәм лауреатлары алдында чыгыш ясаячак.

Чарада Татарстан югары уку йортлары активистлары җыелачак, алар арасында Казан илкүләм тикшеренү технология университетыннан 500 вәкил дә булачак, диелгән хәбәрдә.

Әлеге чарада катнашачак студентларга 16 гыйнварга кадәр Россия яшьләре (Росмолодежи) сайтында теркәлергә кирәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10