(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төп-төгәл 110 ел элек танылган татар меценатлары Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир Рәмиевлар Россия татар-мөселманнарының төп дини басмасы булырлык журналга нигез салганнар.
Кыска гына вакыт эчендә – оешу вакытыннан алып 1917 елгы инкыйлабка кадәр басма шулкадәр популяр була ки, “Шура” журналының төрле саннарын безнең көннәрдә дә Россиянең барлык музейларында һәм китапханәләрендә очратырга мөмкин.
2013 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты тырышлыгы белән альманах икенче сулыш алды – күпьеллык тәнәфестән соң “Шура” журналының яңа саны чыкты. Узган биш елда дини альманахның 19 саны дөнья күрде.
Ул Татарстанның барлык мәчетләре һәм мәхәлләләрендә таратыла һәм илебезнең дини басмалары арасында иң күп укыла торган, абруйлы басмалар санына керә. “Шура” альманахының яңа 19 нчы санында, традиция буенча, вәгазьләр, сорауларга җаваплар, тарихи һәм фәнни мәкаләләр бирелгән.