ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Миңнеханов кабат Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп сайланды

16 гыйнвар 2018, 19:42 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов кабат Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп сайланды  Бу хакта Ассоциация әгъзалары гомуми җыелышында билгеле булды.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп сайланды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде.

Чара Гайдар форумы – 2018 кысаларында Россия башкаласында узды. Анда Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе, башкарма органнар хакимияте җитәкчеләре, шулай ук төбәк башлыклары – Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе эшчәнлегенең оештыру мәсьәләләренә, шул исәптән узган елгы нәтиҗәләргә тукталдылар, Ассоциациянең календарь планын расладылар һәм 2018 елгы эшчәнлекнең төп бурычларын һәм юнәлешләрен ачыкладылар, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10