ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Разил Вәлиев Артем Хохориннан Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү барышы турында сорады
“Айкай” удмурт ансамбле Татар дәүләт филармониясендәге концертта татарча җырлар башкарачак
Марат Садыйков Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләренннән вакытыннан алда азат ителде
Депутатлар Ләйлә Фазлыеваны Премьер-министр урынбасары итеп билгеләүне хуплады

Сәясәт

Үзәк сайлау комиссиясе Казаннан дүрт бала анасын Президентлыкка кандидат итеп раслады

16 гыйнвар 2018, 21:38

Үзәк сайлау комиссиясе Казаннан дүрт бала анасын Президентлыкка кандидат итеп раслады  Үз-үзен күрсәтүче кандидат 31 гыйнварга кадәр 100 мең имза җыеп тапшырырга тиеш.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Үзәк сайлау комиссиясе бүген Ата-аналар милли комитеты рәисе Ирина Волынецны, Казаннан дүрт бала анасын, Президентлыкка кандидат итеп раслады. Бу хакта “Татар-информ”га үзен үзе күрсәтүче кандидат җиткерде.

“Безнең бик яхшы яңалыклар! Бүген мин Үзәк сайлау комиссиясенең махсус комиссиясе утырышында Россия Федерациясе Президентына кандидат итеп расландым. Тавыш бирү бердәм булып үтте. Хәзер алда җитди бурыч – 31 гыйнварга кадәр 100 мең имза җыеп тапшырырга кирәк!” – диде Волынец. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр