ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
#атнабай флешмобына Асаф Вәлиев кушылды
Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган
Казахстанның Сәмәй шәһәрендә татар теле курсларына казахлар да йөри

Спорт

УНИКС Европа кубогы топ-16 раундында беренче тапкыр оттырды

16 гыйнвар 2018, 21:07 , Фото: Ильнар Тухбатов

УНИКС Европа кубогы топ-16 раундында беренче тапкыр оттырды Көндәшләр 24 гыйнварда Италиядә очраша.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның УНИКС баскетболчылары Европа кубогының топ-16 раундында Италиянең “Реджо-Эмилия” командасына оттырды.

Казанда узган матч 69:71 (12:21, 24:16, 16:18, 17:16) исәбенә мәйдан хуҗаларының җиңелүе белән төгәлләнде. Бу топ-16 раундында өченче уенын уздырган УНИКС командасының беренче җиңелүе булды. 

Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып Италия клубыннан Джеймс Уайт танылды. Аның исәбендә 16 очко бар. УНИКСтан иң зур уңышка ирешкән (15 очко) уенчы – Америка баскетболчысы Джамар Смит.

Европа кубогы топ-16 раундының чираттагы турында көндәшләр 24 гыйнварда Италиядә очраша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр