ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Икътисад, Җәмгыять

Кунакханәләр FIFA чемпионаты алдыннан тикшерүләрнең "пик" чорында уздырылмавын сорый

17 гыйнвар 2018, 09:50

Кунакханәләр FIFA чемпионаты алдыннан тикшерүләрнең Туристларның “пик” сезоны вакытында отельларда тикшерүләр үткәрү кыенлыклар тудыра, ди отельерлар.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Казанда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты уздырылуы белән бәйле рәвештә, кунакханәләрдә тикшерүләр ешая. Туристик сезон вакытында планнан тыш мондый тикшерүләр билгеле бер кыенлыклар тудыра. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының җиденче киңәйтелгән утырышында Казан һәм Татарстан отельлары ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина билгеләп узды.

Ул тикшерүләр вакытында кунакханәләргә тиешледән артык таләпләр куелуына зарын белдерде. Әйтик, отельларның берсендә барлык кунакларны һәм хезмәткәрләрне – барлыгы 400 кешене противогаз белән тәэмин итәргә кушканнар. Гөлнара Сафина әйтүенчә, моңа 500 мең сумлык чыгым тотылган. Соңрак противогазлар бары тик дежур хезмәткәрләргә генә, ягъни 20 берәмлек кенә кирәк булуы ачыкланган.

Гөлнара Сафина чемпионат алдыннан ниндидер кагыйдәләр, шартлар, таләпләр турында бизнесның алдан хәбәрдар булмавын билгеләп үтте. Былтыр футбол буенча Конфедерацияләр Кубогына кадәр бер ай кала гына ресторан һәм кунакханә хезмәткәрләренә өстәмә медицина тикшерүе кирәклеге турында белгәннәр. Ә бер кешегә аларның бәясе 3 мең сум тәшкил итә. “Кинәт килеп чыккан ниндидер чыгымнарга без алдан билгеләнгән бюджеттан акча чыгарырга тиеш булабыз”, - дип белдерде Гөлнара Сафина.

Проект төркеме тикшерүләр үткәрү графигы бизнес белән килештерелергә тиеш, дип саный. Тикшерүләрне отельларда кешеләр азрак булганда – февраль-мартта уздыру хәерлерәк, ди Гөлнара Сафина. Шулай ук, чемпионат көннәрендә бизнес, контроль-күзәтчелек органнары, Спорт проектлары дирекциясе, Казан Башкарма комитеты белән очрашулар үткәрү өчен штаб булдыру тәкъдиме яңгырады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тикшерүләрне кунакханәләрнең “урак өсте” чорында уздырмаска дигән тәкъдим белән килеште. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновка бу проблеманы хәл итү өчен аерым эшче төркем булдыру йөкләнде.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр