ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды
Разил Вәлиев Артем Хохориннан Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү барышы турында сорады
“Айкай” удмурт ансамбле Татар дәүләт филармониясендәге концертта татарча җырлар башкарачак

Сәясәт

Питрәч районы башлыгы итеп Илһам Кашапов билгеләнергә мөмкин

17 гыйнвар 2018, 09:20 , Фото: prav.tatarstan.ru

Питрәч районы башлыгы итеп Илһам Кашапов билгеләнергә мөмкин  Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җирле совет депутатларына әлеге кандидатураны район башлыгы вазифасына тәкъдим итте.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Питрәч районы башлыгы итеп Илһам Кашапов билгеләнергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганакларыннан хәбәр иттеләр.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җирле совет депутатларына әлеге кандидатураны - Илһам Кашаповны район башлыгы вазифасына тәкъдим итте.

Заседание Совета Пестречинского муниципального района. Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В. Песошин. Фото: Михаил Фролов

Илһам Кашапов Питрәч районында Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты булып тора. 2016 елның сентябреннән “Казан кошчылык фабрикасы”н җитәкли.

Питрәч районы советы утырышында районның гамәлдәге башлыгы Эдуард Дияров аңа башка эшкә күчү тәкъдиме керүен билгеләп үтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр