ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан колонияләрендә наркоманнар арткан, ә психик сәламәтлеге какшаган кешеләр кимегән

17 гыйнвар 2018, 11:31 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстан колонияләрендә наркоманнар арткан, ә психик сәламәтлеге какшаган кешеләр кимегән 2017 елда республика төрмәләрендә наркомания чиреннән интегүче 893 кеше теркәлгән.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 ел белән чагыштырганда, 2017 елда Татарстанда хөкем ителгәннәр арасында наркоманнар күпкә арткан. Бу хакта Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә билгеле булган иде.

Ведомство башлыгы Эдуард Хиалиев сүзләренә караганда, 2016 елда төрмәләрдә 593 наркоман булса, 2017 елда наркомания чиреннән интегүче 893 кеше теркәлгән.

Былтыр наркотикларны колонияләргә әз-әзләп түгел, ә зур дозалар белән үткәрергә тырышканнар. Җәзасын үтәүчеләргә тапшырырга ниятләгәндә, барлыгы 47 факт теркәлгән. Җәмгысе 2 килограммга якын, төгәлрәк әйтсәк, 1914 грамм наркотик законсыз әйләнештән алынган. Эдуард Хиалиев берәүдә ярты килограмм гашиш табылганын искәртеп узды. Ә бу 1 меңгә якын доза дигән сүз. Төзәтү учреждениеләре эчендә наркотиклар табылу очраклары теркәлмәгән.

Наркоманнар артса да, психик сәламәтлеге какшаган кешеләр саны 200 гә диярлек кимегән. 2016 елда 745 кеше булса, 2017 елда алар 554 кеше булып исәпләнә. 980 кешенең суицидка хирыслыгы ачыклаган, узган елда үз-үзенә кул салулар 11 процентка кимегән.

Эдуард Хиалиев әйтүенчә, гомумән алганда, төрмә территорияләренә тыелган әйберләр үткәрүне дәвам итәләр. Нигездә, бу наркотиклар, сим-карталар һәм акча. 2017 елда хезмәткәрләр 4053 телефон һәм 42 мең сум акча йолып алган. 2016 елда 34,2 мең сум акча үткәрергә тырышканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10