ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Югары Ослан районында җиңел машина белән фура бәрелешкән

17 гыйнвар 2018, 12:21

Югары Ослан районында җиңел машина белән фура бәрелешкән  Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа юлының 763нче километрында килеп чыккан.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Югары Ослан районында җиңел машина Казахстан номерлары белән булган фура белән бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Мәскәү-Уфа юлының 763нче километрында “Лада” каршы як полосага чыгып, Казахстан номерлары белән “ДАФ” фурасына маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 48 яшьлек җиңел машина хуҗасы Казан хастаханәсенә озатылган.

Һәлакәт урынында 122, 8нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшләде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10