ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатына багышланган сыбызгылы матрешкалар Казанда сатылмаячак
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты
Тарих белән кызыксынучыларны "Тарихи бранч"ка чакыралар
Казан халкы башкаланың дөнья чемпионатына әзерлеген контрольдә тота ала
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 процент тәшкил итә

Сәясәт

Балык Бистәсе районы башлыгы эшеннән китте

17 гыйнвар 2018, 12:45

Балык Бистәсе районы башлыгы эшеннән китте  Илһам Вәлиев республика җитәкчелегенә хезмәттәшлек һәм уртак хезмәт өчен рәхмәтен җиткерде.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районы башлыгы отставкага китте, дип хәбәр итте “Татар-информ”га үз чыганаклары.

11 сәгать 30 минутта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы Балык Бистәсе районы советы утырышы узды, анда муниципалитет башлыгының отставкага китүе кабул ителде. Татарстан Премьер-министры тарафыннан Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкару – районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рәшит улы Таҗетдиновка йөкләү тәкъдим ителде.

Илһам Вәлиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга хезмәттәшлек һәм уртак хезмәт өчен рәхмәтен җиткерде. “Мин озак – 19 ел эшләдем (Илһам Вәлиев 1999 елдан Аксубай районы хакимияте башлыгы, ә 2006 елдан Аксубай районы башлыгы булып эшләгән – Т-и).  Хәтта Леонид Ильич Брежнев та барлыгы 18 ел эшләгән”, – дип билгеләп үтте муниципалитетның элеккеге башлыгы. 

“Үз вәкаләтләремне һәм вазифаларымны башкарып килдем. Беренче бурыч – район җирләрен эшкә җигү иде, җирләр буш тормады”, – дип сөйләде Илһам Вәлиев.

Балык Бистәсе районы Советының чираттан тыш булган утырышында шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчсе Илнур Гарипов, Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башка рәсми затлар катнашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10