ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
#атнабай флешмобына Асаф Вәлиев кушылды
Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган
Казахстанның Сәмәй шәһәрендә татар теле курсларына казахлар да йөри

Мәдәният

Нәкыя Гыйләҗева: Архивымда Аяз Гыйләҗевның 20-30 томга җитәрлек иҗаты бар әле

17 гыйнвар 2018, 13:42 , Фото: Салават Камалетдинов

Нәкыя Гыйләҗева: Архивымда Аяз Гыйләҗевның 20-30 томга җитәрлек иҗаты бар әле Бүген бер төркем татар зыялылары халык язучысы Аяз Гыйләҗевны искә алды.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Аяз Гыйләҗев архивында 20-30 томга җитәрлек басылмаган иҗаты саклана. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗева хәбәр итте. Бүген бер төркем татар зыялылары Яңа Татар бистәсе зиратынданда Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевны искә алды. Язучының каберенә чәчәкләр салынды. Аның рухына Коръән укылды.

Быел киң җәмәгатьчелек Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгы билгеләп уза. Ел дәвамында республикада халык язучысына багышланган чаралар оештырылачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та раслап узды. Искә алу чарасында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова язучының татар милләте өчен кыйммәтлеген билгеләп узды.

Возложение цветов к памятнику Аяза Гилязова

“Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә татар халкының рухи байлыгы, матурлыгы, милли үзенчәлекләре, җан яралары һәм шатлыклары чагылдырылган, –ди Эльвира Камалова. – "Җанында, канында милли рух юк икән, мин аларны ямаулы татарлар, дип атыйм”, – дигән Аяз Гыйләҗев. Язучының иҗаты татарлар өчен генә түгел, ә башка халыклар өчен дә якын. Киң кырлы шәхес, бөтен Россия әдәбиятына зур йогынты ясаган. Татарның Аяз Гыйләҗев кебек язучысы булуы белән горурланабыз. Ул бүген дә бар, аның әсәрләре укыла. Юбилей уңаеннан оештырылачак чаралар башланып китте. Аның беренчесен Г.Камал театры башлап җибәрде. “Әтәч менгән читәнгә” спектакле гаҗәеп куелган. 2018 елда Татарстанда А.Гыйләҗевка багышланган искә алу кичәләре даими оештырылачак”.

Язучының каберенә чәчәкләр салырга, аның рухына дога кылырга язучылар, Г.Камал театры артистлары, Гыйләҗев иҗатын өйрәнүче һәм пропагандалаучы галимнәр, студентлар да килгән иде. Татарстанның халык артисты, язучы Хәлим Җәләлов үз чыгышында Гыйләҗевны бөек, шул ук вакытта гади шәхес булуын билгеләп узды.

Возложение цветов к памятнику Аяза Гилязова

“Аяз абый әйтерсең лә бүген дә исән, – ди Хәлим Җәләлов. – Гел күз алдында исән булып тора. Яшь араларыбыз шактый булса да, Аяз абый мине якын итә иде. Ул язган спектакьләрдә дә уйнарга насыйп булды. Өйләрендә дә күп тапкырлар сөйләшеп, фикерләшеп утырган чаклар бар иде”.

Татарстанның халык артисты Наил Дунаев та “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Гыйләҗевның драма әсәрләрнә тукталып узды. “Көчле драматург, сәхнәне тоеп яза торган язучы, – ди Наил ага Дунаев. – Мин аның 4 әсәрендә рольләр башкардым. Якташым буларак та ул миңа якын кеше. Ул язган образларны уйнавы да горулык һәм җаваплылык өсти иде. Артист халкын үзенчә якын күрә белә иде ул”.

Аяз Гыйләҗев әсәрләрен әдәбият сөючеләр аеруча яратып кабул итә. Шулай ук, татар галимнәре дә аның иҗатын читләтеп узмый, киресенчә фән дөньясына да Гыйләҗев әсәрләре өйрәнелә, тикшерелә. Халык язучысының иҗатын фәндә генә түгел, чит җирләрдә дә танытучы филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова да әдип хакында җылы фикерләре белән уртаклашты. “Аяз абый әдәбиятка “Ян, Учагым, ян!” дигән хикәясе белән килде, – ди Миләүшә Хәбетдинова. – Безнең татар учагы сүнмәсен иде. Бергә җыелып зыялыларыбызга догалар укырга килер идек. Без менә шулай бергә барлыгыбызны башкаларга белдереп торыр идек. Аяз абыйга мин рәхмәтле, ул миңа үз иҗатын ачты. Халкыма рәхмәт, Аяз Гыйләҗевне онытмый. Учагыбыз озак янсын”.

Возложение цветов к памятнику Аяза Гилязова

Аяз Гыйләҗев татар әдәбиятына көчле әсәрләр генә түгел, ә үзеннән соң милләт өчен хезмәт итүче алмаш тәрбияләгән шәхес. Искә алу барышында бу хакта да әйтелде. Хатыны Нәкыя апа белән алар өч ул тәрбияләп үстергән. Нәкыя ханым ирен зурлап килгән иҗат әһелләренә рәхмәтен җиткерде. “Аязның киткәненә 16 ел булды, – диде ул. – Мин тол хатыны булып гомер итәм. Аның иҗатын мәңгеләштерү өчен янып-көеп яшим. Иҗаты киң кырлы, минем архивта 20-30 томнарга әсәрләре бар әле. Шулар өчен кайгырам, мин үлгәч кемнәр карар икән, дим. Басылган әсәрләренә күз төшергәнегез өчен рәхмәт”.

Драматург Мансур Гыйләҗев әтисенең эшен дәвам итүче язучы. Мәрәсим вакытында ул да әтисенең ата сыйфатларын барлап узды. “Бүгенге көндә әтинең тәрбияләү прициплары, аның киңәшләре бик актуаль булыр иде. Чөнки хәзер дөнья, бигрәк тә балалар,яшьләр Интернет дөньясына кереп китте, тормыш кыйммәтләре онытыла башлады. Ә әти безне тормыш гүзәллекләрен күрергә өйрәтә иде. Авыл, табигать төшенчәләрен белеп үстек. Ул безге гел урманга йөртә иде. Бергәләп гөмбә җыябыз, күлдә балык тота идек. Ә хәзер бит балага андый мөнәсәбәт онытыла башлады. Кайберәүләр туган җиренең кайда икәнен дә белми. Әти гомер буе кешелек кыйммәтләрен алга сөрде. Безне дә шулай тәрбияләде”, - ди Мансур Гыйләҗев.

Возложение цветов к памятнику Аяза Гилязова

Белешмә:Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист Аяз Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары күршедәге Зәй районының Югары Баграҗ исемле керәшен татарлары авылында узган. Авыл мәктәбенең тугыз сыйныфын һәм Сарман урта мәктәбендә унынчыны тәмамлаганнан соң (1945 ел), берникадәр вакыт колхозда эшләгән. 1948 елда Казан университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый башлый. Илдәге репрессияләр шаукымы иҗади студент яшьләрне дә читләтеп үтми: 1950 ел башында Казан югары уку йортларында укучы бер төркем татар студентларын, шул исәптән А.Гыйләҗевны, «советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләп», кулга алалар. 1950 елның декабрендә совет мәхкәмәсенең ябык утырышы А.Гыйләҗевны җиде елга ирегеннән мәхрүм итеп, хезмәт колониясенә җибәрергә дигән хөкем карары чыгара. Югары белем алып, язучы булырга хыялланган егерме ике яшьлек егет әнә шулай Казакъстандагы совет концлагерьларында биш елга якын җәфа чигәргә мәҗбүр була. Фәкать Сталин вафатыннан соң гына аны иреккә чыгаралар һәм Казан университетында өзелгән укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирәләр.

Университетны тәмамлагач, А.Гыйләҗев берничә ел (1957-1961) көндәлек матбугат редакцияләрендә эшли, аннары, Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң, 1963 елдан башлап бөтенләе белән профессионал-язучылык хезмәтенә күчә.Ул үзен бигрәк тә озын хикәя-повесть остасы итеп таныта. “Дүртәү”, “Өч аршын җир”, “Зәй энҗеләре”, “Берәү”, “Урталыкта”, “Язгы кәрваннар”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”, “Мең чакрым юл”, “Җомга көн, кич белән…”, “Әтәч менгән читәнгә”, үзгәртеп кору елларында язылган “Балта кем кулында?”, “Яра” повестьлары – шуның матур мисаллары.

Возложение цветов к памятнику Аяза Гилязова

Тематик яктан әдипнең күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллардагы татар авылы, аның гади, эшчән, әмма авыр сынауларга дучар ителгән кешеләре сурәтләнә, әхлак, тәрбия мәсьәләләре, мәхәббәт, гаилә, намус-вөҗдан каршында җаваплылык, яшәү максаты, яхшы белән яманның, изгелек белән явызлыкның кеше күңелендә һәм чынбарлыкта барган мәңгелек көрәше, гыйбрәтле язмышлар, тирән конфликтлы, драматик агышлы вакыйгалар аша сәнгатьчә яктыртыла. Автор гади кешенең шәхес буларак рухи бөеклегенә дан җырлый, повестьларында торгынлык чорында киң таралыш алган эгоизм, кешелексезлек, бюрократлык, ваемсызлык, карьеризм кебек яман сыйфатларны сарказмлы, усал көлү белән фаш итә.

“Җомга көн, кич белән…” һәм “Әтәч менгән читәнгә” повестьлары өчен А.Гыйләҗев 1983 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, ә 1987 елда русча тәрҗемәдә Казанда басылган “При свете зарниц” исемле китабы өчен РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Возложение цветов к памятнику Аяза Гилязова

А.Гыйләҗевның иҗат эшчәнлегендә драматургия жанры зур урын били. Аның каләме белән кырыктан артык исемдә күп актлы комедия, трагедия һәм драмалар языла. Аларның күпчелеге Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәләрендә, Татарстанның Әлмәт, Минзәлә, Чаллы шәһәрләрендәге театрларда куела, кайберләре, башка телләргә тәрҗемә ителеп, үз вакытында башкорт, авар, чуаш милли театрлары, рус театры сәхнәләрендә дә уңыш белән бара. Прозасы кебек, әдипнең сәхнә әсәрләре дә югары гуманизм идеяләре, кеше шәхесен олылау хисләре белән сугарылган, алар психологик кичерешләргә бай булган үзенчәлекле образлары, милли характерлары һәм татар драматургиясендә моңарчы күзәтелмәгән форма төрләре белән аерылып торалар.

Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында Казанда вафат була һәм шәһәрнең Яңа бистә зиратына җирләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр