ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатына багышланган сыбызгылы матрешкалар Казанда сатылмаячак
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты
Тарих белән кызыксынучыларны "Тарихи бранч"ка чакыралар
Казан халкы башкаланың дөнья чемпионатына әзерлеген контрольдә тота ала
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 процент тәшкил итә

Спорт

«Ак Барс»ны бүген тәҗрибәле һәм яхшы капкачылары булган команда белән уен көтә

17 гыйнвар 2018, 15:37 , Фото: Ильнар Тухбатов

«Ак Барс»ны бүген тәҗрибәле һәм яхшы капкачылары булган команда белән уен көтә «Йокерит» командасы бу сезонда Казан хоккейчыларыннан өстен чыкты инде.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккейчылары бүген КХЛның даими чемпионатында Хельсинкиның «Йокерит» командасы белән очраша. «Татнефть-Арена» боз сараендагы матч 19.30 сәгатьтә башлана.

Бүген Казан хоккейчылары әлеге уен алдыннан ачык күнегүләр уздырды. Команданың матчка әзерлеге турында журналистларга өлкән тренер Александр Смирнов җиткерде.

«Йокерит» – шактый тәҗрибәле, уенны оештыра белгән команда. Аның капкачылары яхшы, команда системалы уен күрсәтә. Шулай булгач, кызыклы уен булачак», – диде Смирнов.

Аның сүзләренчә, бер атналык ял хоккейчылар өчен урынлы булган. «Ял кирәк иде. Авыр уеннар булды. Без нәтиҗәле эшләдек, егетләр бераз ял да итте», – диде тренер.

КХЛ тарихында көндәшләр 7 тапкыр очрашкан – «Ак Барс» исәбендә 4 җиңү бар. Быелгы сезондагы уен «Йокерит»ның җиңүе белән төгәлләнде (3:1). 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10