ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Җәмгыять

Азербайҗан татарлары һәм Татарстан азербайҗаннары хезмәттәшлекне ныгыта

17 гыйнвар 2018, 17:07

Азербайҗан татарлары һәм Татарстан азербайҗаннары хезмәттәшлекне ныгыта Очрашуның төп максаты – Азербайҗан һәм Татарстанның тугандаш халыклары дуслыгын ныгытуга этәрәчәк хезмәттәшлекне ныгыту, уртак мәдәни чаралар үткәрү.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе чакыруы буенча “Азербайҗан” Татарстан Республикасы Азербайҗан милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешма вәкилләре һәм Татарстан кунаклары Азербайҗан татар диаспорасы вәкилләре белән очрашу һәм танышу өчен Бакуга сәфәр кылды. Бу хакта “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе урынбасары Эмин Рамазанов хәбәр итте.

Очрашуның төп максаты – Азербайҗан һәм Татарстанның тугандаш халыклары дуслыгын ныгытуга этәрәчәк хезмәттәшлекне ныгыту, уртак мәдәни һәм җәмгыяви чаралар уздыру.

Кунаклар сәфәр кысаларында «Эждербей» мәчетендә җомга намазында булдылар һәм дини татарлар белән таныштылар.

Азербайҗан татар диаспорасы вәкиле, Татарстаннан килгән кунакларга рәхмәт белдерде.

Эмин Рамазанов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән «Эждербей» мәчете фондына күптән түгел Казаннан алынган китаплар һәм календарьлар тапшырды. Ул шулай ук Татарстан газеталарын тапшырды, анда танылган язучы, журналист Вәсилә Рәхимованың Бакудагы татар мәчете тарихы, Азерҗайҗан татарлары арасындагы танылган җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, Бакудагы татар зираты турында мәкаләләре басылган. Вәсилә Рәхимова бу уникаль материалны 2017 елда Бакуга сәфәре вакытында җыйган.

Аннары азербайҗан һәм татар диаспорасы вәкилләре Төркиянең Buyukfirat ресторанында аралашуларын дәвам итте. Кичәдә җирле ансамбль башкаруында татар җырлары яңгырады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр