ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
#атнабай флешмобына Асаф Вәлиев кушылды
Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган
Казахстанның Сәмәй шәһәрендә татар теле курсларына казахлар да йөри

Мәдәният

Чаллыда беренче интерактив музей эшли башлады

17 гыйнвар 2018, 23:00 , Фото: Шәһри Чаллы

Чаллыда беренче интерактив музей эшли башлады Республика тарафыннан үткәрелә торган грантка нәкъ менә Чаллылылар лаек булган.

(Чаллы, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда беренче интерактив музей эшли башлады. Шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараеның этнографик музее интерактив экускурцияләр үткәрә башлады. Республика тарафыннан үткәрелә торган грантка нәкъ менә Чаллылылар лаек булган. 200 сум күләмендәге җиһаз бүген әлеге музейда үз урынын тапты.

Яңа ноутбуклар, видеопроектор, зур экраннар аша иҗат сараеның гына түгел, ә бөтен илнең тарихын өйрәнеп була. Балалар һәм яшьләр иҗат сараеның җитәкчесе Татьяна
Певгова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта базада материллар күп түгел, ләкин алар моның өстендә эшлиләр. Әлеге җайланма аша экскурция җанлы рәвештә бара,тарих белән танышырга килгән кешеләрне шул чорга барып кайту мөмкинлеге бар дип әйтергә була. Шунысын да әйтергә кирәк, этнографик музейга күбрәк мәктәп укучылары килә. Алар дәрес темасын ныгытудан башка, үзләренә бик күп яңалык ала, ә интерактив җайланма аша бу икеләтә уңайлы һәм кызыклы. Татьяна Певгова әйтүенчә, бу елны 9 проектны тормышка ашырыру планга кертелгән. Моның өчен этнографик музей, эзләнү эксподиция барышында табылган экспонатларны җыючы "Путь к Победе" һәм
"Журавли» музейларының базалары тупланачак.

 "Материаллар шактый", – ди оештыручылар. Мәсәлән, балалар һәм яшьләр иҗат сараеның этнографик музеенда гына да 20 ел дәвамында тупланып килгән 500 экспонат саклана. Алар шулай ук, Татарстан музейлары белән хезмәттәшлек итеп, тәҗрибәләрен өйрәнеп, үз чикләрен киңәйтергә планлаштыралар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр