ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Суд Казан федераль университеты клиникасы бүлек мөдиренә карата хөкем карары чыгарды

17 гыйнвар 2018, 16:33 , Фото: Регина Шафиева

Суд Казан федераль университеты клиникасы бүлек мөдиренә карата хөкем карары чыгарды Айдар Шәрәфиевны ике айга өй арестына хөкем иттеләр.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Регина Шафиева). Казанның Совет районы суды Казан федераль университеты Диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия ысуллары бүлеге мөдирен кулга алу буенча тикшерү үтенечен карады.

Тикшерү мәгълүматлары буенча Айдар Шәрәфиев операция ясау өчен 40 мең сум акча сораган.

Аны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарә хезмәткәрләре тоткарлаган. Җинаять эше кузгатылган һәм Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлегенә тапшырылган.

Суд Айдар Шәрәфиевны ике айга өй арестына хөкем иткән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10