ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Спорт

Быел Татарстанда 86 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 16 чаңгы базасы төзелергә тиеш

17 гыйнвар 2018, 16:27 , Фото: Ильнар Тухбатов

Быел Татарстанда 86 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 16 чаңгы базасы төзелергә тиеш Былтыр 120 спорт мәйданчыгы һәм модульле 11 чаңгы базасы сафка бастырылган.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда 86 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 16 чаңгы базасы төзелеше планлаштырыла. Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Леонов: 88 процентов молодежи Татарстана удовлетворены жизнью

"2017 елда универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам иттерелде. Барлыгы 120 мәйданчык һәм модульле 11 чаңгы базасы төзелде", – дип белдерде министр.

Татарстанда спорт корылмалары челтәрендә 10844 объект исәпләнә, 2017 ел эчендә аларның саны 256га арткан. Спорт корылмаларына халыкны бер юлы уздыру сәләте республикада гомумроссия дәрәҗәсеннән югарырак. Бездә ул 66,5 процент, Россиядә – 50 процент.

Соңгы елда даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын 43,5 процентка җиткерүгә ирешелгән, ә бу 1,5 млн татарстанлы дигән сүз. Әлеге саннар буенча Татарстан федераль программа күрсәткечләрен узып киткән, 2020 елга республика халкының яртысын спортка җәлеп итү күздә тотыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр