ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Разил Вәлиев Артем Хохориннан Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү барышы турында сорады
“Айкай” удмурт ансамбле Татар дәүләт филармониясендәге концертта татарча җырлар башкарачак
Марат Садыйков Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләренннән вакытыннан алда азат ителде
Депутатлар Ләйлә Фазлыеваны Премьер-министр урынбасары итеп билгеләүне хуплады

Мәдәният, Татар дөньясы

Теләчедә “Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе” китап күргәзмәсе ачылды

17 гыйнвар 2018, 17:29 , Фото: Салават Камалетдинов

Теләчедә “Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе” китап күргәзмәсе ачылды Күргәзмә Иске Җөри авылы китапханәсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан куелды.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Теләче муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, кичә, 16 январь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә, Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе” исеме астында китап күргәзмәсе куелды.



Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес.

Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

Теләче районы хәбәрәнде әйтелгәнчә, күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗани турында газета-журналларда басылып чыккан мәгълүмәтләр урын алган.

"Татар-информ" сайтында "Мәрҗани милли тарих турында татарча язган беренче галим - Нияз Сабиров" дигән исем астында язма басылган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр