ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Нәни Казан кызлары Мәскәүдә элегантлык һәм талантлар фестивалендә җиңде

17 гыйнвар 2018, 17:55 , Фото: Ильнар Тухбатов

Нәни Казан кызлары Мәскәүдә элегантлык һәм талантлар фестивалендә җиңде Бәйгедә төрле илләрдән 4 тән 16 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар катнашты.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). София Шиһбетдинова, Амели Бокарева, Азалия Шиһапова Мәскәүдә балалар өчен оештырылган Prince & Princess Universe-2018 VIII Халыкара элегантлык һәм талантлар фестивалендә Татарстан данын яклады. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.

Бәйгедә төрле илләрдән килгән 4 тән 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнашты. Финалга чыккан балалар биш көн дәвамында сәхнәдә осталыкларын күрсәтте. Бу - визитка, милли киемдә, бал өчен костюмда сәхнәгә чыгу, мода күрсәтү, иҗади номер башкару.

Чыгышларны яшьләр буенча аерып, хореография, вокал, модель номинацияләрендә бәяләделәр.

Казаннан килгән катнашучылар үзләрен бик яхшы күрсәтеп, төрле титуллар яулады.

9 яшьлек София Шиһабетдинова Little Princess of the Planet-2018 титулын алды.

11 яшьлек Азалия Шиһапова Best Talent һәм Mini Princess of the Universe-2018 титулларына лаек булды.

8 яшьлек Амели Бокарева Little Princess of the World-2018 булды һәм театр сәнгатендә Гран-при алды. Амелины Бөтенроссия “Мини-мисс һәм Мини-мистер России 2018” бәйгесенә чакырдылар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10