ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Татар дөньясы

Петербургта татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр турында семинар узды

17 гыйнвар 2018, 18:42 , Фото: Михаил Захаров

Петербургта татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр турында семинар узды Лаеш районы татар хатын-кызлары "Ак калфак" җәмгыяте рәисе Гәүһәрия Борһан кызы Вәлиуллина Петербургта лекция укыды.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Санкт-Петербургта, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөслеманнары Диния нәзарәте базасында "Татар гаиләсендә гореф гадәтләр һәм традицияләр" темасына семинар узды. Лаеш районы татар  хатын-кызлары "Ак калфак" җәмгыяте рәисе Гәүһәрия Борһан кызы Вәлиуллина лекция укыды, дип хәбәр итә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

"Татар гаиләсендә традицияләр бик озак формалашкан. Башка халыклардагы кебек үк, татарлар да туй, бала туу иң зур вакыйгалар булып санала. Бәби туена ирләр белән хатын-кызларны аерым чакырганнар. Каюм Насыйри бала тугач уздырыла торган чараны болай тасвирлаган: баланы мендәр өстенә салалар, мулла янына китерәләр. мулла баланың исеме хакында әти-әнисенә сорау бирә. Шуннан соң мулла баланы Кыйблага таба борып куя һәм балага исем кушу йоласын башкара", - дип сөйли лекция укучы.

Лекция вакытында гореф-гадәтләр һәм йолалар турында видеоролик күрсәткәннәр, катанашучылар үзара фикер алышканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10