ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды
Разил Вәлиев Артем Хохориннан Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү барышы турында сорады
“Айкай” удмурт ансамбле Татар дәүләт филармониясендәге концертта татарча җырлар башкарачак
Марат Садыйков Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләренннән вакытыннан алда азат ителде

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе белән очрашты

17 гыйнвар 2018, 18:53 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе белән очрашты Татарстан белән Беларусь парламентара хезмәттәшлеген ныгыту турында сөйләшү булды.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшән бүген Беларусь Республикасы илчелегенең Россиядә һәм Казандагы бүлеге җитәкчесе Олег Исаев белән очрашты. Алар Татарстан белән Беларусь парламентара хезмәттәшлеген ныгыту ихтыяҗы турында белдерделәр, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм 2011 елда гамәлгә куелган Беларусь Республикасы Илчелегенең Россиядә һәм Казандагы бүлеге ике республиканы күп өлкәләрдә, бигрәк тә икътисад, авыл хуҗалыгы һәм мәдәният өлкәсендә якынайтты, дип билгеләп үтте. Татарстан белән Беларусь Республикасы мөмкинлекләре күбрәк булуын да әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан төбәкара ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер.

Олег Исаев сөйләгәнчә, 2017 елның якынча нәтиҗәләр буенча ике як арасында тышкы сәүдә әйләнеше 1 миллиард доллардан арткан.

“Ныклы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә ике республикада да миллионлаган эш урыны булдырылган, бу иртәгесе көнгә ышаныч булу турында сөйли. Иң мөһиме – безнең сәүдә-икътисадый элемтәләр, дус яшәү һәм хезмәттәшлек мөһимлеген күрсәтә, ә бу бүген актуаль”, - диде Беларусь дипломаты һәм ике республика арасында мөдицина өлкәсендә хезмәттәшлек үсеш алуын белдерде.

26 апрельдән «Белавиа» авиакомпаниясе атнага 4 тапкыр Минск-Казан рейсын гамәлгә куячак, диде Олег Исаев.

«Туры авиаочыш сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгытуга китерәчәк, дип өметләнәм. Моннан тыш, Беларусь белән Татарстанда туристлык потенциалы бик көчле», – дип билгеләп үтте ул.

Агыымдагы елның апрелендә Татарстан Мәдәният министрлыгы белән Белорусь Мәдәният министрлыгы Беларусьта Татарстан Мәдәният көннәре үткәрергә планлаштыра. Фәрит Мөхәммәтшин бу чара ике яклы мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирер, дип өметләнә.

Очрашу ахырында парламент җитәкчесе Татарстан ике республика арасында парламентара элемтәләрне ныгыту белән кызыксына, дип билгеләп үтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр