ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Балтачта бала арбасын иң оста бизәүчеләр ачыкланачак
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Мәдәният, Татар дөньясы

Ренат Ибраһимов юбилеен Мәскәүдә Кремль сараенда уздырачак

17 гыйнвар 2018, 19:30

Ренат Ибраһимов юбилеен Мәскәүдә Кремль сараенда уздырачак Халык артисты 50 еллык иҗади тормышында башкарган музыкаль әсәрләрен тәкъдим итәчәк.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). 31 гыйнварда Дәүләт Кремль сараенда РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов “Гомерем диңгезе буйлап” дип аталган юбилей концерты уздыра. Бу турыда Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада былтыр 70 яшьлеген билгеләп үткән Ренат Ислам улы 50 еллык иҗади тормышында башкарган музыкаль әсәрләрен тәкъдим итә.

Легендар артист белән бер сәхнәдә аның дуслары һәм хезмәттәшләре чыгыш ясаячак. Александра Пахмутова, Марат Бәшаров, Дмитрий Дюжев, Роза Рымбаева, Анатолий Ярмоленко («Сябры»), Фарух Закиров («Ялла»), Рим Калимуллин, Динә Гарипова, Мари Карне, Маргарита Позоян, Ержан Нургалиев, «Тенора 21 века» арт-группасы,«Домисолька» балалар музыка театры, Татарстан дәүләт камера хоры һәм башка коллективлар Ренат Ибраһимовны котларга киләчәк, диелә хәбәрдә.

Кремль сараеның фойесында юбилярның архив фотоларыннан күргәзмә дә булачак.

"Татар-информ" агентлыгы Ренат Ибраһимовның тугызынчы тапкыр әти булырга җыенуын хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10