ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
#атнабай флешмобына Асаф Вәлиев кушылды
Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган
Казахстанның Сәмәй шәһәрендә татар теле курсларына казахлар да йөри

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр

17 гыйнвар 2018, 19:53 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр Республика парламенты башлыгын документлар белән Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева таныштырды.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга бүген Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе архивында Эчке эшләр министрлыгының гражданлык хәле актлары бүлегенең туу турындагы һәм Әлмәт Башкарма комитетының никах теркәү турындагы документларын күрсәттеләр.

Республика парламенты башлыгын документлар белән Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева таныштырды.

Ведомство коллегиясе утырышына кадәр Татарстан Дәүләт Советы Рәисе идарә архивында булды һәм архивларны цифрлаштыру һәм документларны электрон рәвешкә күчерү эше барышы белән танышты. Республикада бу эшне якындагы өч елда төгәлләргә планлаштыралар.

“ЗАГС документларын саклау срогы юк. Архивларда теләсә нинди документны табарга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Шәвәлиева.

Бүген коллегия утырышында Фәрит Мөхәммәтшин "Үз гомеремдә икенче мәртәбә ЗАГСка килдем", дип әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр