ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Росатом» WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының стратегик партнёры булачак
"Нәүрүз" театраль-белем бирү форумында Достоевский әсәрләре буенча спектакль куела
Бангладеш Премьер-министры рохинья мөселманнарын кире Мьянмага кайтарырга өнди
Төрки телле илләрдә пешекчеләр азык-төлек куркынычсызлыгы буенча онлайн-курслар үтә
Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Мәдәният, Татар дөньясы

Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була

17 гыйнвар 2018, 20:31

Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була “Татар халык әдәбияты һәм тарихы буенча актуаль сораулар”, “Татарстанда кинематография торышы һәм үсеш перспективалары” темасын башкалада яктырталар.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәскәүдә Татар мәдәнияте үзәгендә Казан университеты профессоры, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була. Бу турыда Россиядә Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге хәбәр итә.

Шулай ук киносценарист Мансур Гыйләҗев, филология фәннәре кандидаты, Казан университеты доценты Миләүшә Хабетдинова да лекция укыячак.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, 19 гыйнварда Татарстан кунаклары ике теманы яктыртачак: “Татар халык әдәбияты һәм тарихы буенча актуаль сораулар” һәм “Татарстанда кинематография торышы һәм үсеш перспективалары”. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10