ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районында балигъ булмаганнар арасында үз-үзеңә кул салу афәте турында сөйләштеләр

18 гыйнвар 2018, 05:00

Тукай районында балигъ булмаганнар арасында үз-үзеңә кул салу афәте турында сөйләштеләр укай районының «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психоглары Кнәз авылының VIII-XI сыйныф укучылары арасында махсус дәрес үткәрделәр.

(Тукай районы, 18 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). «Тормыш матур» дип исемләнгән программа кысаларында, Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психоглары Кнәз авылының VIII-XI сыйныф укучылары арасында махсус дәрес үткәрделәр, дип яза җирле басма.

Чара балигъ булмаганнар арасында суицид очракларына, моның ни сәбәпле килеп чыгуына, яшүсмерләрнең көнкүрешенә, нәрсәләр белән кызыксынуына багышлап уздырылды.

Балигъ булмаганнар белгечләргә үз сорауларын бирделәр, үзләре үк белгәннәрне сөйләделәр, бер-берсе белән фикер алыштылар. Дәрестә барысы бергә төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче 114 яшүсмер катнашты, дип хәбәр итәләр «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10