ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Авыл

Кукмарада Аш-Буҗи авылында “Шәфкатьлелек бизи кешене” әңгәмәсе булды

18 гыйнвар 2018, 07:28

Кукмарада Аш-Буҗи авылында “Шәфкатьлелек бизи кешене” әңгәмәсе булды Әңгәмә барышында балаларга яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында сөйләгәннәр.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә, 17 гыйнвар көнне, Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, 1 сыйныф укучылары өчен “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелгән. Бу турыда Кукмара районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әңгәмә барышында балаларга яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында сөйләгәннәр. 

"Балалар мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләрнең эш-гамәлләре белән таныштылар, аларның кешелеклелек кебек яхшы сыйфатларын үзләренә өлге итеп алдылар. Китаплардан яхшылык, яманлык турында язылган шигырьләр, әсәрләр укылды", дип әйтелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10