ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Балтачта бала арбасын иң оста бизәүчеләр ачыкланачак
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек

Җәмгыять

Андрей Кузьмин: Татарстанда кабель һәм спутник карыйлар, эфир антеннасында утыручылар аз

18 гыйнвар 2018, 08:41 , Фото: Султан Исхаков

Андрей Кузьмин: Татарстанда кабель һәм спутник карыйлар, эфир антеннасында утыручылар аз “Әгәр бер тапкыр цифрлы карасаң, начарракны карыйсы килми – машинадан ат арбасына төшереп утырмыйсың бит".

 (Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстан халкының 20 проценттан артык булмаган өлеше генә аналог телевидение карый. Бу турыда “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин “Татар-информ” белән әңгәмәсендә сөйләде.

Татарстанда эре шәһәрләрдә һәм торак пунктларда яшәүчеләр күптән инде кабель яки спутник карый, эфир антеннасында утыручылар аз, дип сөйләде Андрей Кузьмин. Бөтенесе сигнал сыйфатына һәм каналның эчтәлегенә бәйле.

“Әгәр бер тапкыр цифрлы карасаң, начарракны карыйсы килми – машинадан ат арбасына төшереп утырмыйсың бит. Якынча шундый аерма. Мораль яктан барысы да күчүгә әзер инде. Нигездә бу 15-20 процентка кабель тарттыру файдалы булмаган, матди халәте буенча спутник тәлинкәләре алырга җае булмаган авыллар һәм торак пунктлар керә”, - дип дәвам итте компаниянең гендиректоры.

“Татарстан-24” каналы Россиядә аналогны сүндергәч тә эфирда эшләячәк. “Бу - безнең аудитория, әлеге кешеләргә дә без мәгълүмат җиткерергә тиеш. Шуңа күрә тапшыргычларны тотуга чыгымнар сарыф итәбез, Татарстан Республикасы тапшыргыч үзәгенә түлибез. Елдан-ел бу чыгымнар арта, дип өстәде Кузьмин.

Каналны аналогтан сүндерүне телеканал җитәкчелеге икътисад ягыннан тикшерәчәк. “Тапшыргычларны карап торуга, федераллар китсә, әлбәттә, бәяләр шундук артачак. Монда Татарстан Республикасы тапшыргыч үзәге дә, кешеләргә хезмәт хаклары һәм башкалар”, - дип йомгаклады Андрей Кузьмин.

Кайсы елда эшләнгәнлегенә, цифрлы ресиверы булу-булмауга карамастан, теләсә кайсы телевизор да сигналын тота ала торган аналог телевидениене Россиядә 2018 елда сүндерәчәкләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10