ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
#атнабай флешмобына Асаф Вәлиев кушылды
Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган
Казахстанның Сәмәй шәһәрендә татар теле курсларына казахлар да йөри

Авыл, Мәдәният

Мөслимдә Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгына багышланган китап укучылар конференциясе узды

18 гыйнвар 2018, 09:03

Мөслимдә Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгына багышланган китап укучылар конференциясе узды “Йәгез, бер дога!” роман-хатирәсе анализланды, дип хәбәр итә китапханәнең мәдәният бүлеге.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Мөслим муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, китап укучылар конференциясе Югары Табын авылында узган.

"Югары Табын авылы китапханәсендә язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге Һәм РСФСРның М. Горький исемендәге премия иясе Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган “Кеше күңеленә юл салып...” китап укучылар конференциясе үткәрелде. Чыгышлар презентация белән әзерләнгән иде. “Йәгез, бер дога!” роман-хатирәсе анализланды. Зур эмоциональ көч, фәлсәфи тирәнлек белән сугарылган әсәр укучыларның күңелләрендә тирән эз калдырды", - дип язган Үзәкләштерелгән китапханәнең мәдәният бүлеге.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр