ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә - Артем Хохорин
Чуваш Республикасының Батыр авылында гер спорты буенча республика турниры узды
Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды

Рәсми Татарстан

Артем Хохорин: Яшел Үзән һәм Азнакай районнарында ришвәт алмыйлармы әллә?

18 гыйнвар 2018, 10:23 , Фото: prav.tatarstan.ru

Артем Хохорин: Яшел Үзән һәм Азнакай районнарында ришвәт алмыйлармы әллә? Министр сүзләренчә, Яшел Үзән һәм Азнакай районнарында коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә эш бөтенләй алып барылмый диярлек.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин хезмәткәрләрен ришвәтчелек белән актив көрәшергә чакырды.

«Икенче категориягә кергән районнарда вәзгыятьнең башкача булуын аңлыйм. Әмма узган елда ришвәт бирү очрагы Актаныш районында гына ачыкланды. Яшел Үзән һәм Азнакай районнарында ришвәт алмыйлар мәллә? Өченче категориягә караган авыл районнарында да шундый ук хәл», - дип искәртте министр.

Артем Хохорин шулай ук полицейскийларның браконьерлыкка каршы көрәш өлкәсендә дә тиешенчә эшләмәвен билгеләп үтте. Министр сүзләренчә, узган елда Тәтеш һәм Тукай районнарында бер генә җинаять тә ачыкланмаган. 

"Татар-информ" агентылыгы Татарстан полицейскийлары җинаять ачу буенча соңгы 12 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән, дип хәбәр иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр