ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Икътисад, Җәмгыять

2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

18 гыйнвар 2018, 12:41 , Фото: prav.tatarstan.ru

2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләү артмады, ди тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2018 елның 1 нче июленнән 4,2 процентка кадәр артачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында билгеле булды.

Төп доклад белән комитет рәисе Марат Зарипов хисап тотты. Аның әйтүенчә, 2018 елның 1 нче гыйнварыннан гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен арттыру каралмаган.

Быел беренче яртыеллыкта табигый газга бәя - куб.м. өчен 5,48 сум (НДС белән). 2017 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда, ул артмаган. Монополиягә каршы федераль хезмәт тариф буенча карарларны кабул иткәннән соң, Дәүләт комитеты халык өчен газга бәяләрне билгеләячәк. 2018 елның 1 нче июленнән түләү күләме 3,4 проценттан да күбрәккә артмаячак. 2018 елның 1 нче июленнән электр энергиясенә тариф Монополиягә каршы хезмәт билгеләгән минималь дәрәҗәдә кабул ителгән, бәя арту 3,6 процент күләмендә һәм кВт/сәг өчен 3,69 сумны тәшкил итә.

“Шәһәр торак пунктларында аерым тәртиптә стационар электр плитәләре һәм электр белән җылыту җайланмалары белән җиһазланган йортларда яшәүчеләр өчен, шулай ук авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тарифлар мөмкин кадәр түбән булганча - 0,7 коэффициент белән билгеләнгән”, - дип белдерде Марат Зарипов.

Республика буенча җылылык энергиясенә тарифларның күтәрелүе шулай ук уртача 4,2 процент дәрәҗәсендә. Ул 1699, 86 сум/Гкал булачак.

Су белән тәэминат өчен 1 нче июльдән куб.м. өчен 24,45 сум түләргә туры киләчәк (беренче яртыеллык белән чагыштырганда, 3,5 процентка арткан). Юынтык суларны агызган өчен 1 нче июльдән тариф куб.м өчен 17,93 сумны тәшкил итәчәк. Беренче яртыеллыкка караганда, тариф 3,7 процентка арта.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр