ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Дин

Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр

18 гыйнвар 2018, 13:58 , Фото: http://www.miu.su/

Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр «Мәдинә» нәшрият йорты Мәрҗани хезмәтләрен яңадан бастырып чыгару, рус һәм башка телләргә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү ислам институтында мәшһүр татар дин белгече, фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Мәскәү ислам институтында дин белгеченә багышланган лекция узды. Вузның уку-укыту эшләре буенча проректоры Рәис Измайлов студентларга Мәрҗанинең язмышы һәм эшчәнлеге турында сөйләде.

Мәрҗанинең 30дан артык хезмәте бар, аларның күпчелеге гарәп телендә нәшер ителгән. Бүген «Мәдинә» нәшрият йорты аларны яңадан бастырып чыгару, рус һәм башка телләргә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Әлеге нәшриятта дин белгече турында «Метеор веры» дигән биографик повесть дөнья күрде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр