ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Җәмгыять

Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла

18 гыйнвар 2018, 14:15 , Фото: http://atnya-rt.ru/

Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә Хәрби часть командиры Арча һәм Әтнә егетләренең тәртибеннән канәгать.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә 9 кешедән торган делегация Арча хәрби комиссариаты яныннан юлга кузгалды. Бүген алар часть җитәкчелеге белән эшлекле сөйләшүләр алып барып, солдатлар белән очраша, дип яза «Әтнә таңы».

Саратов өлкәсенең Вольск шәһәре янында урнашкан 71432нче хәрби частьтә хәзерге вакытта Арча һәм Әтнә районнарыннан 43 егет хезмәт итә.

«Саратов өлкәсендәге бу хәрби частькә инде сигезенче тапкыр баруыбыз. Заманында Хөкүмәт җитәкчеләре кушуы буенча һәр район бер хәрби частькә шефлык итәргә тиеш булган. Без, шул традицияне яңартып, елга ике тапкыр монда хезмәт итүче егетләрнең хәлләрен белеп, бәйрәм ясап, җырлар бүләк итеп, җырлатып, сыйлап кайтабыз. Бу сәфәрнең иң мөһим өлеше - хәрби часть җитәкчелеге белән барысын да уртага салып сөйләшү. Частькә кирәкле җиһазлар алып баруны да матур гадәткә керттек. Быел солдатларны татарның милли ризыклары белән таныштырып, алар өчен «Татар халык ашлары көне» үткәрәбез. Солдатларга күчтәнәчләр, чәкчәк, өчпочмаклар алып бардык», - диде Арча-Әтнә хәрби комиссариаты хәрби комиссары Алмаз Борһанов.

«Без сезнең егетләрдән канәгать», - диде хәрби часть командиры, полковник Владислав Тишин. Тәрбия эшләре буенча командир урынбасары Павел Волков та: «Сезнекеләр тәртипле булуы белән аерылып тора», – дип өстәде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр