ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Болгарда “Кол Гали” кунакханәсен 2018 елның урталарында тапшырачаклар

18 гыйнвар 2018, 19:42 , Фото: tatarstan.ru

Болгарда “Кол Гали” кунакханәсен 2018 елның урталарында тапшырачаклар “Быел Болгар һәм Зөядә без гадәттәгечә киеренке ритмда эшләргә һәм бу программаны матур төгәлләргә тиеш”, - дип җиткерде М.Шәймиев.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханәсе комплексын тапшыруга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Совещание по вопросам строительства Болгарского гостиничного комплекса «Кул Гали». Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев. Фото Марсель Бадыкшин

Киңәшмә башында Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм “Яңарыш” фонды бергә барлык башкаручылар белән “Татарстанның мәдәни мирасы – Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” проектының барлык объектлары буенча эшләрне билгеләгәннәр.

Совещание по вопросам строительства Болгарского гостиничного комплекса «Кул Гали». Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев. Фото Марсель Бадыкшин

“Быел Болгар һәм Зөядә без гадәттәгечә киеренке ритмда эшләргә һәм бу программаны матур төгәлләргә тиеш”, - диде ул.

Совещание по вопросам строительства Болгарского гостиничного комплекса «Кул Гали». Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев. Фото Марсель Бадыкшин

“Бүгенге очрашуның төп максаты – “Кол Гали” кунакханәсе комплексы төзелешен төгәлләү буенча бурычларны карау һәм акрынлап кунакларны кабул итү өчен аны файдалануга тапшыру. Эш гади түгел, кайбер килеп туган проблемалар Татарстан Президенты дәрәҗәсендә хәл ителә. Тапшыру вакыты бу елның уртасына билгеләнгән. Ничек кенә катлаулы булса да, комплексны үз вакытында әзерләргә һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшырырга кирәк”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10