ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Соңгы биш елда Татарстанда төзелештә үлем очраклары 2,5 тапкырга кимегән

19 гыйнвар 2018, 16:02

Соңгы биш елда Татарстанда төзелештә үлем очраклары 2,5 тапкырга кимегән Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2017 елда республикада төзелеш объектларында 29 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Соңгы биш елда Татарстан төзелеш объектларында үлем очраклары 2,5 тапкырга кимегән. Бу хакта министрлыкның йомгаклау коллегиясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Узган ел республикада төзелеш объектларында 29 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларның 7се фаҗигале төстә тәмамланган. Бәхетсезлек очракларының күбесе эшчеләрнең биеклектән егылулары (41 процент яки 12 очрак) һәм хәрәкәт итүче  предметлар йогынтысы (24 процент яки 7 очрак) белән бәйле, диде министр.

“Республикада куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча планлаштырылган эш алып барыла. 2017 елда һәр төзелеш оешмасы тикшерелгән. Кагыйдәләрне бозган оешмалар кабат тикшерелгән. Барлыгы 6,5 меңнән артык тикшерү үткәрелде”, – дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10