ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә - Артем Хохорин
Чуваш Республикасының Батыр авылында гер спорты буенча республика турниры узды
Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды

Спорт

«Ак Барс» уенчысы Данис Зарипов имгәнү сәбәпле «Слован»га каршы уйный алмый

19 гыйнвар 2018, 15:48 , Фото: Ильнар Тухбатов

«Ак Барс» уенчысы Данис Зарипов имгәнү сәбәпле «Слован»га каршы уйный алмый Бүгенге уен Казан бозында уза.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов имгәнү сәбәпле Братиславаның «Слован» командасына каршы уенга чыга алмый. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Данис Зарипов чәршәмбе көнне «Йокерит»ка каршы уенда имгәнгән иде. Ул матчта һөҗүмче ике периодта гына бозга чыкты.

Шулай итеп, Данис Зарипов берничә матчта катнашмаячак.

«Ак Барс» – «Слован» матчы бүген Казанда 19.30 сәгатьтә башлана. Зарипов урынына «Йокерит»ка каршы уенда катнашмаган Александр Свитов чыгачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр