ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
#атнабай флешмобына Асаф Вәлиев кушылды
Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган
Казахстанның Сәмәй шәһәрендә татар теле курсларына казахлар да йөри

Татар дөньясы

"Әдәби карта" конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

19 гыйнвар 2018, 16:36 , Фото: Султан Исхаков

Проектта Тукай, Мөслим, Чирмешән, Әгерҗе, Балтач һәм Арча районы укытучылары актив катнашкан.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген "Татмедиа"да “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары оештырган “Әдәби карта” конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Беренче тапкыр оештырылган “Әдәби карта” конкурсының җиңүчесе дип Илсөяр Вәҗиеваны (Минзәлә) игълан иттеләр. II урында Казаннан Рәхимә Арсланова, III урында Гүзәл Сафина (Питрәч) белән Гөлназ Массарова (Чирмешән). Җиңүчеләргә, сәләтләрен күрсәткән тагы 10 иҗатчыга проект авторлары тарафыннан сертификатлар тапшырылды.

Бүләкләү тантанасында “Татмедиа” җәмгыяте генераль директор урынбасары, “Мәгариф” журналның баш мөхәррире Сөмбел Таишева конкурсның ничек оештырылуы хакында бәян итте һәм җиңүчеләргә алдагы елларда да уңышлар теләде.

“Журнал укучылары белән даими аралашып торабыз, – ди Сөмбел Таишева. – Безнең укучыларыбыз, үзләре дә иҗат итәргә ярата. Шулай булгач, “Әдәби карта” конкурсын оештырып җибәрүебез бик табигый. Укытучы халкы – хыялый, диләр, моның чыннан да шулай икәнлегенә конкурска килгән эшләр белән танышып чыккач, тагын бер кат инандык. Проектта 45ләп кешедән 200ләп иҗади эш алдык. Шигырьләр, җәмгыятьтә булган төрле проблемаларны яктырткан хикәяләр белән таныштык. Араларында күңелгә үтеп керә торганнары да, көлдерә, елата торганнары да очрады”.

Ике журнал тарафыннан оештырылган проектта тәрбияче, мөгаллим, китапханәче, мәдәният хезмәткәрләре катнашкан. Төрле жанрларда язылган әсәрләрне Татарстанның халык язучысы, “Татмедиа” җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин җитәкчелегендәге жюри тикшерде.

“Әдәби әсәр язучының күңеле чиста булырга тиеш, – ди Равил Фәйзуллин. – Конкурска мондый көчле язмалар килер, дип көтмәгән идем. Чыннан да укытучыларыбыз талантлы кешеләр. Иҗади эшләрдә милләт язмышы өчен борчылган фикерләр очравы да мине куандырды. Язу – бер караганда интим эше. Хыялларың белән бергә-бер калып иҗат итәсең. Кулына каләм алган кешенең күңеле нечкә була. Аллага шөкер, безнең мәктәпләрдә, авылларда милләт өчен хезмәт итүче мөгаллимнәребез бар икән. Әгәр дә без үткәннәребезгә тугры варислар икән, милләтебез югалмас”.

Жюри төркемендә эшләгән “Мәдәни җомга” газетасы мөхәррире Вахит Имамов та каләм тибрәтүчеләргә үз фатихасын бирде. “Мәгариф” журналының чираттагы санында тарих романнары авторының конкурс җиңүчеләре хакында язмасы да урнаштырылган.

“Татарга милли горурлык кирәк, – ди Вахит Имамов. – Укытучылар шул горурлыкны яшь буында тәрбияләүче һәм тел сакчылары. Сез тел өчен көрәшергә тиеш! Милли горурлык уяту өчен, тарихи әсәрләр язарга кирәк, шул чакта гына милләт, тел саклана. Кулыгызга каләм алгансыз икән, димәк сез алга таба да языгыз, тәҗрибә туплагыз. Татар милләте иярләнгән атта баручы җайдак кебек булырга тиеш”.

Шагыйрь Ленар Шәех исә, милләт язмышы барыбызның кулында икәненә басым ясады. Киләчәктә дә журналларга әлеге юнәлештә эш алып барырга кирәклеген билгеләп узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр