ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә - Артем Хохорин
Чуваш Республикасының Батыр авылында гер спорты буенча республика турниры узды
Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды

Җәмгыять, Төп яңалыклар

19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

19 гыйнвар 2018, 21:00

19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Балалар бакчасына түләү тәртибе үзгәрә, Ш.Мәрҗанигә багышланган конференциягә әзерлек бара, Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим ителә башлады.

Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты/ Бала бакчага килмәгән көннәр өчен абунә түләвенең күләме кимергә мөмкин, ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары И.Һадиуллин.

Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел булуга багышланган фәнни-гамәли конференциягә әзерлек бара/ Ул Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы планы буенча үткәрелә.



Татарстан Язучылар берлеге остаханәләре үз кандидатларын Тукай премиясенә тәкъдим итә/ Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлардан гаризалар кабул ителә башлады.



Казанда унбер тарихи кабергә мәдәни мирас объекты статусы биреләчәк/ «Казан каберлекләре» иҗтимагый хәрәкәте күренекле эшлеклеләрнең дәүләт тарафыннан саклауны таләп иткән каберләре исемлеген раслады.



"Әдәби карта" конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде/ Проектта Тукай, Мөслим, Чирмешән, Әгерҗе, Балтач һәм Арча районы укытучылары актив катнашкан.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр